Бөгелмәдә гаилә юнәлешендәге масштаблы чаралар узды

2019 елның 31 мае, җомга

"Бердәм Россия" көне" кысаларында Бөгелмә шәһәрендә "Ныклы гаилә" федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәйданчыгы, шулай ук "Нечкәбил-2019" XV Республика матурлык, ана булу һәм гаилә конкурсының зона турын үткәрү оештырылды. Узган чараларның төп бурычлары: гаилә институтын ныгыту, ата-ананың абруен күтәрү, демографик вәзгыятьне яхшырту һ. б. булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина гаилә юнәлешендәге масштаблы акцияләрне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International