Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə иң популяр исемнəргə нəтиҗə ясалды

2019 елның 1 июне, шимбә
Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре май аенда теркəлəн иң популяр исемнəргə нəтиҗə ясадылар. 2019 елның май аенда Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə 234 туу турында акт теркəлде, алар арасында 127 – малай, ə 107 кыз бала. Әлеге гаилəлəр арасында 87се беренче тапкыр əти-əни булу  шатлыгын татыды, 100 гаилəдə икенче бала барлыкка килде. Малайлар өчен киң танылган исемнəр дип Тимур, Марк, Иван исемнəрен билгелəп үтергə була. Ә кызлар арасында Алиса, София һəм Арина исемнəре еш кушылды. Дементий, Добрыня, Апполинария һəм Ализэ киресенчə, иң сирэк очраган исемнəр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International