ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 27 декабрендә Чистай Никахлашу сараенда Анастасия һәм Владислав Скворцовлар 400 нче парын теркәделәр. Юбилей парының язылышу тантанасы аерым сценарий буенча үткәрелде.

2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500-нче никах теркәү акты теркәлде.  Матур яшь пар Дмитрий һәм Анна узып баручы ел ахырында гаилә корырга булган.

«Минем йортым-минем ныгытмам», – дигән әйтем бар. Гаилә, йорт-ул чорның иң авыр сынауларына бирешми торган ышанычлы урын! Бу дөньяда кешеләр мөнәсәбәтләрендә намуслылык, тугрылык, үз-үзеңне корбан итү сакланган һәм хакимлек иткән дөнья. Гаилә ныгытмасы «диңгездә» батмас өчен ниләр тотып тора соң? Бу серне дөньяга шагыйрьләр күптән ачтылар. «Дөньяда һәммә нәрсә мәхәббәттән башлана...». Гаилә дә мәхәббәткә нигезләнә. Һәр гаиләнең үз тантаналары булырга мөмкин, ләкин туйның көне, ягъни гаиләнең туган көне барлык гаиләләрдә дә билгеләп үтелә.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

         2019 елның 26 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Звегинцевлар Максим һәм Татьянаның бәллүр туйларын билгеләп үттеләр.

Яңа ел алдыннан һәм туган көнендә «Пар канатлар» клубы, Азнакай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ялгыз йөрәкләр өчен чираттагы юбилей очрашуы оештырылды. Бу җылы кышкы кичтә бүлекнең тантаналы залында бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Үрнәк авыл җирлегендә тантаналы шартларда гаилә тормышы юбилярларын котлау булды. Гайнетдиновлар Фәнәвил Сираҗетдин улы һәм Асия Шәяхмәт кызы 58 ел бергә гомер итәләр.

Яңа ел алдыннан Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле чаралар уткәрүне матур гадәткә әверелдерде. Менә  быел да бу балаларны чакырып, чыршыны бизәүне , төрле тәм-томнар  белән   чәй эчү өстәлен оештырды.

2019 елда тулыланып килгән гаиләләр: Азалия, Альмира, Милана, Таһир һәм Диләрә дөньяга килгән. Ата-аналарны Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченко котлады һәм аларга сертификат тапшырды.

Барлыгы 2019 елда ГХАТ бүлеге тантаналы шартларда 251 гаилә парын котлады. Шул саннан 201 пар ярты гасырлык чикне узды һәм алтын туйларын билгеләп үтте, 49 гаилә – бриллиант юбилярлар бергә 60 ел бергә гомер иттеләр һәм бер гаилә узып баручы елда 70 ел никахлашуга – таҗлы юбилейларын билгеләп үтте.

Аларны  Җәлил шәһәр тибындагы   поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады, Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International