Яңа ел алдыннан һәм туган көнендә «Пар канатлар» клубы, Азнакай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ялгыз йөрәкләр өчен чираттагы юбилей очрашуы оештырылды. Бу җылы кышкы кичтә бүлекнең тантаналы залында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Клубның һәр әгъзасы рәхәтләнеп Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән йөрде, балалар шигырьләре сөйләде һәм күңел ачу уеннарында катнашты.