Никахлашу Сараенда гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2019 елның 27 декабре, җомга

«Минем йортым-минем ныгытмам», – дигән әйтем бар. Гаилә, йорт-ул чорның иң авыр сынауларына бирешми торган ышанычлы урын! Бу дөньяда кешеләр мөнәсәбәтләрендә намуслылык, тугрылык, үз-үзеңне корбан итү сакланган һәм хакимлек иткән дөнья. Гаилә ныгытмасы «диңгездә» батмас өчен ниләр тотып тора соң? Бу серне дөньяга шагыйрьләр күптән ачтылар. «Дөньяда һәммә нәрсә мәхәббәттән башлана...». Гаилә дә мәхәббәткә нигезләнә. Һәр гаиләнең үз тантаналары булырга мөмкин, ләкин туйның көне, ягъни гаиләнең туган көне барлык гаиләләрдә дә билгеләп үтелә. 2019 елның 27 декабрендә Никахлашу сараенда 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер иткән парлар бүләкләнде.  

Юбилярларны Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты Рыбакова Людмила Николаевна һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 6 чакырылыш депутаты, «Агро-Инвест» ИК ҖЧҖ генераль директоры Сөләйманов Рәис Әхтәм улы котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гаилә тормышының алтын юбилярлары, гаилә стажына 50 ел: Габделәхәт Мотыйгулла улы һәм Роза Фатыйх кызы Әхмәтовлар, Мәүлет Харис улы һәм Миннур Вәлиәхмәт кызы Абдрахимовлар, Шамил Вәгызь улы һәм Сәлимә Госман кызы Кашаповлар.

Гаилә тормышының зөбәрҗәт юбилярлары, гаилә стажына 55 ел: Тавис Мәхәс улы һәм Лейна Исхак кызы Ильясовлар.

Гаилә тормышының бриллиант юбилярлары, гаилә тормышы стажы 60 ел: Анатолий Борисович һәм Валентина Михайловна Никитиннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International