ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2021 ел
шимбә

Яшьләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы булачак яшь парлар белән “Мәхәббәтне тыңларга” дигән интерактив дәрес үткәрде.

 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парлар белән тантана турында файдалы мәгълүмат белән уртаклаштылар һәм никах теркәү тантанасын үткәрделәр.

Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы уңаеннан, 2021 елның 26 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 555 нче пар теркәлде.


25
июнь, 2021 ел
җомга

Сәмигулла Мәкъсүм улы һәм Лилия Салих кызы үз гаиләләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гүзәл парның танышу тарихы башка бик күпләргә охшаган, алар Түбән Кәминкә авылында, күмәк биюләр вакытында, бәхетле кичәләрнең берсендә таныштылар.

25 июнь көнне Питрәч район үзәгендә Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантаналы шартларда бәхетле яңа туган балаларның әти-әниләрен һәм бәйрәм көнендә һәм бәйрәм алдыннан никахларын теркәгән яшь парларны котладылар.

2021 елның 25 июнендә күп балалы гаиләдә  икенче игезәк туа, аларның инде 3 абыйсы һәм сеңлесе бар. Малайлар туу турында таныклык Казан шәһәре Идел буе районы буенча ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан РКХ Перинаталь үзәгендә рәсмиләштерелде.

2021 нче елның 25 нче июнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Таһир Мөнир улы Закиров һәм Язилә Надир кызы Мөхәммәдиеваның рәсми никахы теркәлде. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истә калыр – алар 2021 елда 100 нче никах теркегән пар булдылар.

2021 нче елның 25 нче июнендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Зариповлар Габделхәмит Халик улы һәм Минзилә Гадый кызының алтын туй тантанасы булып узды.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мендельсон маршы астында, үзләренең туганнары һәм балалары белән бергә, бу көнне алар яңадан үзләрен яшь һәм гашыйк итеп тоя алдылар. Тантананы алып баручылар һәр парны ике дәүләт телендә тәкъдим иттеләр, тормыш тарихы турында сөйләделәр һәм парларның гаилә иминлеге серләрен ачтылар.


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

23 июнь аенда Лениногорск шәһәре 6 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерь балалары Язылышу сараена кунакка килде. Очрашу вакытыныда кунаклар ГХАТ органнарының тарихы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International