«Бриллиант» һәм «алтын» юбилейларын билгеләп үткән 10 гаилә 2021 елның 24 июнендә «Казан» гаилә үзәгенә тантаналы чарага килде

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Мендельсон маршы астында, үзләренең туганнары һәм балалары белән бергә, бу көнне алар яңадан үзләрен яшь һәм гашыйк итеп тоя алдылар. Тантананы алып баручылар һәр парны ике дәүләт телендә тәкъдим иттеләр, тормыш тарихы турында сөйләделәр һәм парларның гаилә иминлеге серләрен ачтылар.

Юбилярларны «Автоградбанк» вәкилләре котлап, аларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Традиция буенча юбилярлар Мактау китабына кул куйдылар, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән акчалата бүләкләр һәм котлау хатлары алдылар. Тантана сәбәпчеләре гаилә учагын кабыздылар һәм вальс биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International