2021 нче елның 25 нче июнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Таһир Мөнир улы Закиров һәм Язилә Надир кызы Мөхәммәдиеваның рәсми никахы теркәлде. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истә калыр – алар 2021 елда 100 нче никах теркегән пар булдылар.
Яшь парлар, гадәттәгечә, язылышу турында акт язуына үз имзаларын куйдылар, шуннан соң ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны котлап, беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык тапшырдылар.
Яшьләрне гаилә корулары белән котлыйбыз, мәхәббәт һәм тугрылык белән, үзара аңлашып, бер-берсен аңлап, бер-береңә ярдәм итеп яшәүләрен, хөрмәт һәм ышаныч юлдашлары булсын дип телибез.