Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилей узды.

2021 елның 25 июне, җомга

Туй – яшь пар тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Бу көн мәхәббәт, матурлык белән тулы, янәшәдә яраткан туганнары һәм дуслары. Үз-үзләрен мәһәббәт белән бәйләгән парлар бу уртак тормыш юлын кулга-кул тотынышып узалар. 50 ел бергә гомер иткән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. 

         Бүген, 2021 нче елның 25 нче июнендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Зариповлар Габделхәмит Халик улы һәм Минзилә Гадый кызының алтын туй тантанасы булып узды.

Күркәм вакыйганы юбилярлар туганнары, балалары һәм оныклары белән бүлештеләр. Ирле-хатынлы Зариповлар ярты гасыр бергә яшәгәннәр һәм бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыклы булуларын исбатладылар.

         ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга Мактаулы акт тапшырдылар һәм зал алкышлары астында аларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International