Чираттагы тапкыр Бөгелмә ГХАТ бүлеге кадерле кунаклар - Мусиннар гаиләсе белән очрашу өчен үз ишекләрен ачты

2021 елның 25 июне, җомга

Сәмигулла Мәкъсүм улы һәм Лилия Салих кызы үз гаиләләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гүзәл парның танышу тарихы башка бик күпләргә охшаган, алар Түбән Кәминкә авылында, күмәк биюләр вакытында, бәхетле кичәләрнең берсендә таныштылар.
"Илле ел озак вакыт кебек тоелса да, ул бик тиз узды", - диләр юбилярлар. Хәтер бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләрен генә саклый, Сәмигулла Мәкъсүм улы белән Лилия Салих кызы авырлыкларны һәм киртәләрне бергәләп үтеп, намус белән гомер үткәннәр. Алар уллары Ренатны тәрбияләп үстергәннәр, яраткан оныкларын тәрбияләүдә катнашалар. Мусиннарның гаилә бәхете сере мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч белән салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International