Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы уңаеннан, 2021 елның 26 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 555 нче пар теркәлде. Эдуард һәм Гүзәл Фәтхулловларга чиксез мәхәббәт һәм гаилә иминлеге теләп, тантаналар бүлеге җитәкчесе Ксения Павлова яңа өйләнешүчеләргә татар милли ашлары рецептлары язылган истәлекле китап тапшырды.
Котлыйбыз!