Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре, яңа туган сабыйны теркәгәндә күп балалы гаиләләргә аеруча игътибар итәләр, аеруча шатланып котлыйлар.
Яз – табигать уяну чоры гына түгел, ә озын салкын кыштан соң чисталык һәм матурлык кертү вакыты да. 27 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Язылышу сарае территориясен тәртипкә кертү субботнигын оештырдылар.
“Георгий тасмасы” - безнең өчен Бөек Җиңүне яулаган һәркемгә рәхмәт билгесе һәм хәтер символы. Бәйрәм алдыннан киемне “Георгий тасмасы” белән бизәү матур традициягә әверелде. Шәһәр һәм авылларда “Җиңү волонтерлары” халыкка традицион Җиңү символын тапшыралар. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халык хәрәкәтенә кушылдылар һәм акциядә бик теләп катнаштылар.
Бүген 2022 елның 27 апрелендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда никахлашу турындагы актның 100 нче язмасы теркәлгән. Фәнис белән Екатерина Саримовлар гаиләсе туу белән котлыйбыз.
“Эковесна-2022” акциясендә катнашучылар беркетелгән территориядә чүп-чарны, юл смётын җыештырдылар. Территорияләрне санитар чистарту буенча ике айлык 1 апрельдән башланды. 2 ай эчендә шәһәрне кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту, ишегалды территорияләрен, юлларны, биналарның фасадын һәм торак йортларны тәртипкә китерү планлаштырыла.
Узган атнада, 18-24 апрель көннәрендә, Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 329 бала: 162 кыз һәм 167 малай теркәлде Бала туганда минималь авырлык 730 грамм, ә максималь авырлыгы – 4820 грамм, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе.
Бәхетле әти - Шаемов Ильназ Ильяс улы һәм әнисе - Шаемова Гөльяр Марсель кызы улларына Ильхан исеме куштылар.
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан беренче дәүләт документы – матур һәм яңгыравыклы исем белән Искәндәр исемле малайның туу турында таныклык тапшырылды.
«Язгы игелек атнасы» акциясе ел саен бөтен Татарстан буенча уза. Аны Балык Бистәсе районында да үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге акция кысаларында 2022 елның 26 апрелендә Хәмидуллиннар гаиләсе Балык Бистәсе поселогында яшәүче Бәдретдинов Илмаста булып кайтты.
26 апрель көнне ГХАТ Идарәсе коллективы Бөек Ватан сугышының 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.