“Эковесна-2022” акциясендә катнашучылар беркетелгән территориядә чүп-чарны, юл смётын җыештырдылар. Территорияләрне санитар чистарту буенча ике айлык 1 апрельдән башланды. 2 ай эчендә шәһәрне кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту, ишегалды территорияләрен, юлларны, биналарның фасадын һәм торак йортларны тәртипкә китерү планлаштырыла.