Мәрхәмәтле сүз-ЗАГС

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

«Язгы игелек атнасы» акциясе ел саен бөтен Татарстан буенча уза. Аны Балык Бистәсе районында да үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге акция кысаларында 2022 елның 26 апрелендә Хәмидуллиннар гаиләсе Балык Бистәсе поселогында яшәүче Бәдретдинов Илмаста булып кайтты. Динар һәм Диана бүләкләр һәм татлы ризыклар алып килделәр. Илмаска бүләкләр бик ошады, аның күзләре шатлыктан балкыды. Илмасның йөрәгендә игелек һәм җылылык яши. Шушы игелек дөньяны саклап калырга һәм үзебезне үзгәртергә сәләтле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International