Бәхетле әти - Шаемов Ильназ Ильяс улы һәм әнисе - Шаемова Гөльяр Марсель кызы улларына Ильхан исеме куштылар. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшь парны беренче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын, туу таныклыгын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды.