ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Һәрбер кеше өчен шәхесен раслаучы документ алу мизгелләре тантаналы һәм истә кала торган вакыйга. Менә бүген 2022 елның 26 июнь конне дә Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре районыбызның иң яшь - 14 яше тулган гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы – паспорт тапшыру чарасы уздырды.


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Яшь парлар булачак туй алдыннар аеруча дулкынланалар. Никахны рәсмиләштерү белән бәйле булган сораулар туып кына тора:

Никахлашу сараена сәгатъ ничәгә киләргә?

Туй тантанасына ничә кунак чакырырга ярый?

Тантана күпме дәвам итә?

25 июньдә Апас үзәк паркында «Яшьләр көне» билгеләп үтелде. Яшь чак – гомернең иң матур һәм иң истә калырлык матур чагы. Алда күпме үрләр яулыйсы, күпме хыялларны тормышка ашырасы...


24
июнь, 2022 ел
җомга

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никах теркәү тантанасы узды. Васюнин Евгений Владимир улы һәм Карпова Ксения Валера кызы өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды!

Ярты гасыр буе бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яши алган парларга сокланып карыйсың. 1972нче елның 24нче июнендә Валерий Николай улы һәм Надежда Михаил кызы Лисюковлар Түбән Кама шәһәрендә никахларын теркәгәннәр, ә бүген алар алтын туйларын билгеләп үтәләр.

24нче июньдә «Ата-ана булу җаваплылыгы» муниципаль проекты кысасында «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә чираттагы очрашу узды. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова бала тууның дәүләт теркәве тәртибен аңлатты һәм булачак әниләрнең сорауларына җавап бирде.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 23 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 һәм 11 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Абдуллин Ришат Гиниятулло улы һәм Алсу Масгуд  кызы, шулай ук  Великороднов Максим Владимир улы һәм Юлия Виктор кызы гаиләсендә булды.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы узды. 2012 елның 22 июнендә Чистай Никахлашу сараенда никахларын теркәгән Радик һәм Гөлнур Вафиннар өчен яңадан Мендельсон маршы яңгырады.

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Яков һәм Валентина Паламарчук гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни кызларына Арсения һәм Ева дигән исемнәр бирделәр.

«Казан»Гаилә үзәгендә 6 пар-озак гомер итүче пар өчен тантаналы һәм бәйрәм атмосферасында узды Чараны алып баручы Гүзәл Мөхетдинова парларны котлап, һәр гаиләнең тарихы турында сөйләде. Ике «бриллиант» һәм дүрт «алты» пар шәһәр һәм республиканың лаеклы гражданнары бу дулкынландыргыч көнне үз балаларын, оныкларын һәм туганнарын ярату һәм кайгыртучанлык белән әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International