Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2022 елның 25 июне, шимбә

Яшь парлар булачак туй алдыннар аеруча дулкынланалар. Никахны рәсмиләштерү белән бәйле булган сораулар туып кына тора:

Никахлашу сараена сәгатъ ничәгә киләргә?

Туй тантанасына ничә кунак чакырырга ярый?

Тантана күпме дәвам итә?

Бу һәм башка сорауларга җавапларны булачак кияү-кәләшләр һәр шимбә сәгать 12дә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда уза торган инструктаж вакытында ала алалар.

Чираттагы очрашу 25нче июнь көнне булды. Булачак яшь парларны никахларын дәүләт теркәү тәртибе белән таныштырдылар һәм алар өчен бер пар мисалында туй тантанасының репетициясен үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International