Ярты гасыр буе бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яши алган парларга сокланып карыйсың. 1972нче елның 24нче июнендә Валерий Николай улы һәм Надежда Михаил кызы Лисюковлар Түбән Кама шәһәрендә никахларын теркәгәннәр, ә бүген алар алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Булачак кияү белән кәләш шәһәребезнең төп предприятиесендә танышканнар. Алар бергә «Нижнекамскнефтехим» оешмасында ЦГФУның икенче блогын эшләтеп җибәргәннәр. Кушып санасаң Лисюковлар 84 ел хезмәт иткәннәр. Валерий Николай улы һәм Надежда Михаил кызы өч малай: Александр, Алексей һәм Николайны тәрбияләп үстергәннәр, хәзер аларның куанычлары һәм горурлыклары – дүрт оныклары.
«Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте исеменнән Тимер юл транспорты идарәсе профсоюз комитеты рәисе Диләрә Бадтабаева юбилярларны бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.