Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткеч вакыйга Яков һәм Валентина Паламарчук гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни кызларына Арсения һәм Ева дигән исемнәр бирделәр.
Бу көнне тагын 3 бала тууы теркәлде. Рөстәм һәм Эльвира Рахмановлар, Булат һәм Алсу Вәлиуллиннар, Александр һәм Надежда Беловлар гаиләләре сабыйларына таныклык алды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләләрне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресын тапшырды.