24нче июньдә «Ата-ана булу җаваплылыгы» муниципаль проекты кысасында «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә чираттагы очрашу узды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова бала тууның дәүләт теркәве тәртибен аңлатты һәм булачак әниләрнең сорауларына җавап бирде.
Хатын-кызларны бала туу турында таныклыкны алу мәсәләсе барсыннан да артык борчый. Түбән Кама шәһәре перинаталь үзәгендә ГХАТ Идарәсе белгече эшләгәнлектән баланың беренче документын бала табу йортыннан чыкканчы ук алып булуы турында исегезгә төшерәбез.