2022 елның 23 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 10 һәм 11 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Абдуллин Ришат Гиниятулло улы һәм Алсу Масгуд кызы, шулай ук Великороднов Максим Владимир улы һәм Юлия Виктор кызы гаиләсендә булды. Абдуллин гаиләсендә ике кыз туды, Великороднов гаиләсендә ике малай. Яңа туган сабыйларга Элина һәм Алина, Кирилл һәм Ярослав исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез. Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.