ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 31 октябренда Яшел Үзән районы Осиново авыл җирлегендә 50 ел татулыкта тормыш юлы узган Архиполар һәм Устиновлар гаиләсен сәламләделәр. Анастасия Дмитрий кызы Архипова һәм Лилия Ивановна Устинова 30 елдан артык Осиново авыл мәктәбендә укытучылар булып эшләгәннәр. Шуңа күрә, юбилярларны котларага бик күп укытучылар килгән иде. Аларның гаилә һәм хезмәт юллары авылдашалар өчен үрнәк булып тора. Авыл кулҗтура йорты ансамбле чыгышы куңелләрне дулкынландарды. Осиново авыл җирлеге башлыгы юбилярларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Сәяси репрессияләрдә зыян күрүчеләр өчен бу көн кайгы һәм хәтер көне. Алар төрле кешеләр, әмма аларны бер нәрсә - фаҗигале үткәннәр турында хатирәләр берләштерә. Чөнки сәяси эзәрлекләүләргә интеллигенция дә, эшчеләр дә, хәрбиләр дә, төрле дини конфессия вәкилләре дә дучар булган. Сәяси репрессия дулкыны Буа районын да читләтеп үтмәгән. Районның меңләгән кешесе наһакка рәнҗетелеп, еллар буе “халык дошманы” клеймасын күтәреп йөрергә мәҗбүр булган. Бүген ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Буа шәһәрендә яшәүче Хава Шакирҗан кызы Залалованы котладылар.

Яшел дулкын" акциясендә ЗАГС бүлеге дә читтә калмады. 26 октябрь көнне язылышкан Маннановлар гаиләсе тормышларын "Чулман-Су" мәдәният үзәге территориясенде агач утыртудан башлап жибәрделәр. Яшь пар поселогыбызны яшелләндерүдә үзләреннән өлеш кертүләренә бик шат калды.

«Яшел дулкын» акциясе старт алганнан бирле Кама Аланы поселогында 1100 чыршы үсентеләре утыртылды.

 

Бүген 29 октябрьда Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең чираттагы  дәресе уздырылды.  “Гаилә тормышы нигезләре” темасана багышланган дәресне  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова һәм 4 нче санлы мәктәп укытучысы А.Мухаррамова алып барды. 10 сыйныф укучылары  белән очрашуда  никах һәм гаилә темасына әңгәмә алып барылды, балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, архив белән танышты.

 

Агымдагы елның 30 октябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашу турында 2000 нче  номерлы акт төзелде. Әлеге символик номерга ия булган никах теркәү турындагы актка  Николай Иванов  белән Анастасия Гуртаева  кул куйды.

29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Яшь гаиләләргә ярдәм итү, аларга тормыш итәрлек, балаларны   үстерә һәм тәрбияли алырлык шартлар булдыру – Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең төп бурычларының берсе.

28  нче октябрьдә Мамадыш шәһәрендә 3 яңа йортта, барлыгы 90 фатир файдалануга тапшырылды. Бәхетле хуҗаларга фатир ачкычларын район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе тапшырды.

Белгечләрнең квалификациясен, Түбән Кама муниципаль районы халкына дәүләт хезмәте күрсәтүне тагын да югарырак баскычка күтәрү, мәркәзебез Казаннан булган коллегаларыбыз белән очрашу һәм һөнәри “ЗАГС” журналы битләрендә  тәҗрибә уртаклашу - әлеге эшләрнең барысы да Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре  тарафыннан уңышлы гына башкарылып килә.


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районының берничә авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтипләре район җыелма командасы составында 25 нче  октярбьдә Алабуга шәһәрендә старт алган муниципаль хезмәткәрләр арасында узучы икенче республика Спартакиадасында район данын яклыйлар. 

Бергә – гомергә!tc "Бергә – гомергә!"

Урта Курса авыл җирлегендә төрледән–төрле кызыклы чаралар булып кына тора. Әле менә илле елдан артык бергә гомер иткән парлар хөрмәтенә үткәрелгән “Пар канатлар” дигән кичә дә тиз генә онытылмас.

Әлеге җирлеккә кергән авылларда алар — 9 пар. Алып баручылар — Урта Курса мәдәният йорты директоры Равия Гатауллина, укытучы Наил Шәфигуллин һәркайсына җылы сүзләрне кызганмадылар. Югары Курса авылында икесе бер елны, бер үк көнне туып, яшьлек таңында гомергә бергә булырга вәгъдәләр биреп, 60 ел бергә иңне–иңгә куеп яшәүче искит-мәле Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовлар гаиләсе яши. Бүгенге көндә аларның өч малай, алты кыз һәм кияү, ике киленнәре, уналты оныклары, ике оныкчыклары бар. Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апаны бабай белән әби дияргә тел дә әйләнми. Рәфкать абый егетләрчә җитезлек белән кузгалып китеп, гармунга кушылып җырлап җибәрде, Мөкәрәмә апа, яшь кызлар кебек, татар халык биюен биеп күрсәтте. Кичә дәвамында Югары Курса егетләре авыл кызларын беркемгә дә бирмәгәннәр ахрысы, дигән фикер туды. 

    25 октябрь көнне Түбән Кама ЗАГС бүлегендә Тимеровлар гайләсенең  алтын юбилее тантаналы рәвештә үткәрелеп узды.

       Рафаиль әфәнде белән Фәүзия ханым Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәрендә танышалар һәм шунда ук 1963 елның 21 октяберендә чәчләрен-чәчкә бәйлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International