ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
    Гаиләдә бала туу көтелгән һәм шатлыклы вакыйга.  2013 елның 7 ноябрендә Әниләр бәйрәме алдыннан Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тантаналар залына сертификат алырга  хокуклы Леонтьева Наталья, Мархамова Ләйсән, Верясева Людмила, Макарова Оксана чакырылган иде. Зәй районы Пенсия идарәсе фонды белгече Надежда Монахова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге белгече Ирина Кабирова һәм ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева бәхетле әниләрне кызлары дөньяга  килү белән  һәм якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котладылар.

Чирмешән гражданлык  хале  актлар  төркәү бүлегендә  100 пар үзенең никахын төркәде.

Гиниятуллин Рәмил һәм Гизатуллина Гөлназ никах рәсмиләштерү  дәүрендә матур сүзләргә, котлау һәм бүләкләргә

лаек булдылар.

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГСбүлегендә эксперименталь рәвештә авыл җирлеге белгечләре тарафыннан күрсәтмә тантаналы теркәү чаралары үткәрелде.

Никахны танатаналы теркәү, ул бик җитди, җаваплы һәм иҗади эш.  Тантананы алып баручыга текстны яттан белү генә җитми, ул аны яшь парларның һәм барлык катнашучыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп җиткерергә тиеш.

“Зур сәхнәгә” беренчеләрдән булып Олы Тархан авылы җирлеге чыкты.Узган җомга көнне Олы Тархан авылы җирлеге белгече О.А.Саймуллина яшь  парларны теркәүне рус телендә бик уңышлы башкарып чыкты.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, KazanFirst белән интервьюсында үзе җитәкләгән ведомство һәм  якын  арада  Татарстанда булачак демографик  проблемалар турында…  

Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйзатуллина һәм сәркәтибе Лидия Батыгина Зотиннар гаиләсендә кунакта булды. Сәбәбе бик җитди – Бөек Ватан сугышы катнашучылары Алексей Епифанович һәм Фаина Федоровна гаиләсе тууына 65 ел тулды.
Бу очрашуларның төп максаты – коллектив белән якынрак танышып  аралашу, бүлектә булган проблемаларны ачыклау, хәл итү.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 8 ноябрендә Әлмәт муниципаль районының ГХАТ бүлегендә шәһәрнең оешуыннан бирле 119 меңенче бала теркәлде

Советлар йортының Кече залында Түбән Кама шәһәр Советының XXVI нчы сессиясе булып узды. Көн тәртибенә чыгарылган төп сорауларның берсе Түбән Кама муниципаль районында күмү-җирләү эшенең оештырылышы булды. Әлеге сессиянең эшендә Түбән Кама муниципаль районының Граҗданлык хәле актларын теркәү идарәсе  җитәкчесе Бэлла Махотина да катнашты. Сессиягә әзерлек барышында ГХАТ органнарында үлү турында таныклык алу өчен кирәк булган документлар, гомуми эш барышы турында мәгүлүматлар туплаган махсус памятка төзелде. 


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 5 ноябрендә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегендә баланың тууын дәүләти теркәү белән  бәйле йола узды – балага исем кушу. Тухватуллиннар һәм Гавриловлар гаиләләрендә искиткеч вакыйга булды – икенче балалары Сабина һәм Олеся туды!

  Безнең  Татарстан матур тәбигате, ягымлы халкы һәм тарихый ураннары белән бай төбәк. Шуларның берсе: изге җир – Болгар җире. Балык Бистәсе ГХАТ булегенең эшчеләре Башкарма комитеты берлегендә Татарстан Конституция көнендә Болгар җиренә барып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International