10 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә ориентлашкан Күпфункцияле Үзәкнең рәсми рәвештә ачылу тантанасы булып узды. 18 февраль көнне исә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов түбәнкамалыларга хезмәт күрсәтәчәк әлеге Үзәк белән танышып, халык белән аралашып китте. Рөстәм Нургалиевич сүзләренчә, әлеге үзәкләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, заманча итеп җиһазландырылган, югары квалификациягә ия булган кадрлар белән тәэмин ителгән МФЦ алга таба тагын да популярлашачак.
2014 елнын 20 февралендә Питрәч ЗАГСында 50 хәм 55 ел бергә яшәгән парларны котладылар. Ахырда УФМС хезмәткәрләре 20 балага паспортлар тапшырдылар.
Фәрит Мөхәмәтшин Менделеевскига визиты көнендә 2012 елның октябрендә ачылган күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булды. Заманча үзәктә төрле хезмәтләрдән файдаланырга була: мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә чиратка басарга, никах, бала тууны теркәү һәм гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык төрләре буенча мөрәҗәгать итәргә, шулай ук ЗАГС бүлеге, техник инвентаризация бюросыннан белешмә алырга џ.б.лар.
Ф.Х.Мөхәмәтшин белән очрашуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша никах теркәү датасын онлайн-броньлаштыру процедурасы әзерләнде. Бу бәхетле пар Н.Канайкина һәм О.Масленников булды.
Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез. 2014 нче елның 20 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 8 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясе Зәй бүлекчәсе белгече Минхаирова Э.А. бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде.
2014 елның 20 февралендә Югары Ослан муниципаль районының ЗАГС булеге җитәкчесе Тимер туйлары белән ирле – хатынлы Павел Семен улы һәм тамара Нестер кызы Березкиннарны котлады. гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Алар Югары Ослан районының Куралово авыл Советында 1949 елның 20 февралендә язылышканнар.
Ирле – хатынлы Березкиннарның исемнәре бергә узган тормышларының 65 еллыгына багышлап районның Хөрмәтле гражданнар китабына кертелде. Алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәтен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы шулай ук юбилярларны җылы котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2014 елның 19 нче февралендә Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәресләр, “Түгәрәк өстәл”, интерактив дәресләр үтте. Бу чараларда шулай ук Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова һәм Чистай муниципаль районының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов катнаштылар.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 19 февральдә муниципалитет бинасында узган җыелышта катнашты. Җыелышның темасы – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү, күпфункцияле үзәк белән үзараэшчәнлек ныгыту.
Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районда электрон хезмәтләрнең артуын ассызыклап үтте. Бу сорауга үз чыгышында аеруча ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тукталды. Чөнки ЗАГС күрсәткән хезмәтләрнең 60% ы электрон хезмәтләр тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, электрон хезмәтләр белән аеруча авыл халкы кызыксына. Чөнки интернет аша мөрәҗәгать итү аларга вакыт һәм акчаны да янда калдырырга мөмкинлек бирә. Моңа әби-бабайларның телефон аша рәхмәтле шалтыратулары дәлил булып тора.
Гражданлык хәле актларын теркәү Россия Федерациясе законы нигезенә туры килеп башкарылуы тикшерелде. Яшел Узән муниципаль районы Карамалы Тау авыл жирлеге эшчәнлеге, федераль законга туры килә, тикшеру нәтижәсе унай. 2013 елда барлыгы 183 гражданлык хәле акты язылган, шуларнын 36 акты туу турында , 69 – улем һәм никахлашу акты, 4 аерылышу һәм 5 ата узенен ата булуын закон нигезендә таныды.