Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тиз һәм сыйфатлы күрсәтү – төп бурыч

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 19 февральдә муниципалитет бинасында узган җыелышта катнашты. Җыелышның темасы – дәүләт һәм муниципаль  хезмәтләрне күрсәтү, күпфункцияле үзәк белән үзараэшчәнлек ныгыту.

Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районда электрон хезмәтләрнең артуын ассызыклап үтте. Бу сорауга үз чыгышында аеруча ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тукталды. Чөнки ЗАГС күрсәткән хезмәтләрнең 60% ы  электрон хезмәтләр тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, электрон хезмәтләр белән аеруча авыл халкы кызыксына. Чөнки интернет аша мөрәҗәгать итү аларга вакыт һәм акчаны да янда калдырырга мөмкинлек бирә. Моңа әби-бабайларның телефон аша рәхмәтле шалтыратулары дәлил булып тора.

Күпфункцияле үзәккә дә район халкы тарафыннан игътибар арта бара. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзәккә билгеләнгән расписание буенча йөриләр. Алар тарафыннан мәглүмати стенд өчен гражданлык хәле актлары турында тулы мәглүмат әзерләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International