ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга

ГХАТ бүлегендә рәсмиләштерелә торган гражданлык хәле актлары язуы, кеше тормышында иң мөһим язуларның берсе булып тора. Һәрбер гаиләдә ГХАТ бүлегендә бирелгән таныклыклар саклана.

Гражданлык хәле актлары язуын теркәүнең иң куанычлыларыннан берсе булып, тууны рәсмиләштерү санала. 2014 елның I кварталында Лениногорск муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 236 туу теркәлде, бу 127 малай һәм 109 кыз бала санын күрсәтә. Иң еш очрый торган исемнәрдән: Әмир, Тимур, Кәрим, Данил, Кирилл, Владислав, Захар, Арина, Дарья, Милана, Самира, Алисә, Сафия. Соңгы вакытта яшь ата-аналар балаларына борынгы исемнәрне дә бик теләп бирә башладыр: Игнат, Климентий, Мстислав, Прохор, Абдуллах, Шакир, Ислам, Алевтина Настасья. Шулай ук кайбер ата-аналар балаларына бик үзенчәлекле исемнәрне дә яздырдылар. Болар: Доминик, Оскар, Авель, Дельфина, Эрика.

       Агымдагы елның 11 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2014 елда туган 1000 сабыйга исем кушу тантанасы булып узды. Символик мәгънәгә ия түгәрәк сан астында төзелгән 1000 нче номерлы актлар язуында Айсылу Илнур кызы Мәрданшинаның тууы теркәлгән. Кечкенә Айсылу Мәрдәншиннар гаиләсендә беренче бала.

РФ Пенсия фондының җитәкчесе Г.Ә.Гыймранова тантаналы шартларда 9 яшь әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Закирова да әниләрне тәбрикләде һәм аларга файдалы мәгълүматлар тупланган брошюралар, сувенирлар тапшырды.


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

“Сәламәтлек көнен” билгеләп үтү кысаларында 2014 елның 8-10 апрельләрендә ТР Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гражданнарны кабул итү вакытында аларга Лениногорск районы үзәк больницасы тапшырган, СПИДка каршы көрәш һәм сәламәт яшәүгә өндәүгә багышланган мәгълүматый буклетлар таратылды. Булачак яшь парлар белән Лениногорск районы үзәк больницасының медицина профилактика бүлеге методисты Мугинова Гөлфия Мазаһит кызы һәм бүлек белгече Латыпова Лилия Мадарис кызы  сәламәтлек темасына багышланган әңгәмә алып бардылар.

14 ел элек биредә аларга иң беренче документ – туу турындагы таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы бәйрәмне оештыручылар паспорт алырга килүчеәр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә багышланган викторина үткәрде. ЗАГС хезмәтәрләре чараны патриотик музыка һәм атрибутлар белән бизәгән.

Яшь гражданнарга паспортларны Татарстан Республикасы буенча УФМС ТО Кама Тамагы районы җитәкчесе Роза Хисамова, бүлекнең әйдәүче белгече Илнар Мәннәпов һәм МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды.

.  Ана капиталы сертификаты тапшыру илдәге демографияне яхшырту чараларыннан санала. Иң мөһиме һәр ана бала тудыру алдыннан, дәүләтнең ярдәм итәсен һәм таяныч булуын белергә тиеш.

Килгән аналарга чәчәкләр тапшырылды һәм җылы котлау  сүзләре яңгырады. 

Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы Ведомствоара комиссиясенең карары нигезендә 2013 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң уңайлы торак пункты исеменә лаек булды. Соңгы елларда туучылар саны ышанычлы рәвештә арта барган Кама Аланы поселогында гомер кичерүче халык өчен бу, һичшиксез, мөһим вакыйга. Агымдагы елның беренче кварталында Кама Аланында 33 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 21- малай, 12 - кыз.

2014 елның 7 февраленда  - Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылган көнне - Мөбәракшиннар гаиләсендә Руслан исемле малай, ә гашыйклар көнендә исә, Абдурахманов белән Ваняшиннар гаиләсендә Богдан белән Артём якты дөньяга аваз салган. Ватанны саклаучылар көнендә Ярослав Краевский туган. Ватаныбыз  өчен мөһим даталарда туган сабыйлар нигездә малайлар. 

9 әнигә сертификатларны башкарма комитетнын башлыгы А.М.Валиуллин һәм Управления башлыгы И.А.Ахметзянов тапшырдылар. Церемониядә 10 сыйныф укучылары да катнашты

10 апрель көнне  Теләче муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы корәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.  Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта түбәндәге көн тәртибе каралды:

1. Муниципаль хезмәт тәкъдим иткәндә административ регламент һәм әлеге хезмәтләрнең сыйфаты турында.

2. «Гражданлык хәлләре актлары турында»гы Закон үтәлешен контрольдә тоту турында.

3. Районның массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы корәш һәм профилактика чараларын яктыртуның барышы турында.

4. 2013 елда төзелгән муниципаль контрактларны тикшерү буенча анализ. 

Утырышта әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Илшат Миңнегулов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Имамиева, «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге» директоры Альфред Шәйдуллин һәм район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов чыгыш ясады. Соңыннан, докладчыларның фикере исәпкә алынып, утырышның карары кабул ителде.


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Сугышта катнашучы ветераннарга хәйрия ярдәме күрсәтү максатыннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнен 70 еллыгы уңаеннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре үзләренең беркөнлек хезмәт хакларын «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондының «ПОБЕДА» махсус счетына күчерергә булдылар.

         Бу инициативаны ГХАТ идарәсе белгечләре дә хуплады.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International