ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
      Чираттагы «Гаилә дәресе» 2014 нче елның 15 апрелендә Зәй шәһәренең 4 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер–беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Гаилә тормышының кытыршы яклары психолог чыгышында яктыртылды. Балалар анкета сорауларына актив җавап биреп, темага кагылышлы тестларны чишеп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.   
     Мамадыш районы Урта Кирмән  авылында гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе “Идел буе округының иң уңган гаиләсе – 2014” республикабыз данын фестивалендә яклаячак.
      Мәртәбәле жюри игътибарына Абдуллиннар республика, район, үзләренең гаиләләре турында презентация һәм күргәзмә әзерләячәк. Әйтергә кирәк, аларның күрсәтер һәм сөйләр әйберләре бихисап.  Бу талантлы гаиләне районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ришат һәм Ләйлә Абдуллинар инде күп еллар дәвамында Урта Кирмән авылы клубында хезмәт куя. Аларның куллары астында якын тирә авыллардан берничә буын артист үсте.
       2014 нче елның 15 нче апрелендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
       Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе юстиция Министрлык Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе хезмәткәрләре,  шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

2014 елның 15 апрелендә Югары Ослан муниципаль районы  Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде.

      Җыелышта гражданнар хәле актларын  теркәү буенча хокукларны үтәү, күпфункциональле үзәктә кабул итү буенча сораулар каралды һәм 2014 елның беренче кварталына  нәтиҗәләр ясалды. 

       Агымдагы елның 15 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районының Түбән Чаллы авылында гомер итүче Гайнелгыйлем апа Гатауллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Гайнелгилем апаны әлеге күркәм юбилее белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының урынбасары Лида Тартмина котлады. Үзенең тормыш иптәше Фахрулла абзый белән Гайнелгыйлем апа ике кыз Резеда белән Гөлзидәне тәрбияләп үстерәләр. Бүген Гайнелгыйлем әби биш оныгының уңышларына сөенеп, алар өчен җан атып яши. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының исеменнән Гайнелгыйлем апага чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
     15 апрель көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче Миннухановлар парын 52 еллык гаилә бәйрәме белән котладылар.
      Гөлсинә Әхмәтгалиевна һәм Илгизәр Мугинович кулга кул тотынышып озак еллар мәхәббәтләрен саклап бәхетле гомер юлыннан атлыйлар. 

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
       Бөтенроссия профильле “ЗАГС” журналының яңа саны (4/2014) басылып чыкты. Әлеге журнал битләрендә Татарстан Республикасы ГХАТ бүлекләренең эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән танышып була.
       Яңалыклар бүлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курсларын оештыруы хакында хәбәр ителә.
        Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яшь мамадышлыларга беренче паспортларын тапшыру чарасы гореф-гадәткә әйләнгән, һәм әлеге матур күренеш журнал битләрендә дә чагылыш тапкан.

13
апрель, 2014 ел
якшәмбе
     2014 елның 13 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда “Бриллиант кәләш – 2013” Бөтенрәсәй фестиваленең  Республика турында катнашучыларының фотосессиясе узды.
     Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга шәһәрләреннән 13 кыз кабат үзләрен кәләшләр итеп хис иттеләр.

12
апрель, 2014 ел
шимбә
      2014 елның 12 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Заббаров Альберт һәм Шакирова Зөлфиянең законлы никах теркәү тантанасы узды. Альберт һәм Шакирова Зөлфия – шәһәребезнең искиткеч матур парларының берсе. 
       Альберт чаллылар төркеме белән Сочи шәһәрендә паралимпия уеннары ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашты.
       Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 12 апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
       Рим һәм Алия Илдархановлар гаиләләрендә беренче бала  булып туган кызларына матур “Кәримә” исеме сайлаганнар. Баланы теркәргә дип ГХАТ бүлегенә гаилә башлыгы Рим килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International