Мамадыш районында гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе “Идел буе округының иң уңган гаиләсе – 2014” фестивалендә республикабыз данын яклаячак

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
      Мамадыш районы Урта Кирмән  авылында гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе “Идел буе округының иң уңган гаиләсе – 2014” республикабыз данын фестивалендә яклаячак.
      Мәртәбәле жюри игътибарына Абдуллиннар республика, район, үзләренең гаиләләре турында презентация һәм күргәзмә әзерләячәк. Әйтергә кирәк, аларның күрсәтер һәм сөйләр әйберләре бихисап.  Бу талантлы гаиләне районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ришат һәм Ләйлә Абдуллинар инде күп еллар дәвамында Урта Кирмән авылы клубында хезмәт куя. Аларның куллары астында якын тирә авыллардан берничә буын артист үсте.
      Үзләренең балалары да иҗат утында яналар.  Кызлары танылып килүче  җырчылар, малайлары мәктәптә укый. Авылда аларсыз бер генә бәйрәм дә узмый.
     30 майдан – 2 нче июньгә кадәр Киров шәһәрендә узучы фестивальдә Абдуллиннар гаиләсе тамашачылар һәм жюри күңелен яуларлар, сөенечле хәбәрләр белән кайтырлар дип өметләнәсе килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International