Татарстан Республикасы ГХАТ бүлекләренең эшчәнлеге “ЗАГС” журналы битләрендә

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
        Бөтенроссия профильле “ЗАГС” журналының яңа саны (4/2014) басылып чыкты. Әлеге журнал битләрендә Татарстан Республикасы ГХАТ бүлекләренең эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән танышып була.
      Яңалыклар бүлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курсларын оештыруы хакында хәбәр ителә.
      Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яшь мамадышлыларга беренче паспортларын тапшыру чарасы гореф-гадәткә әйләнгән, һәм әлеге матур күренеш журнал битләрендә дә чагылыш тапкан.
       “”Казан” гаилә үзәге – шәһәрнең яңа символы” исеме астында Татарстан башкаласында ачылган Никахлар теркәү сарае турында язма дөнья күрде.
       «Россия-1» телеканалы төшерү төркеменең “Туй генералы” исеме астында чыгучы яңа проект өчен Арча муниципаль районында булып китүләре турындагы мәгълүмат журналның бу санында урын алган.
       Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә үткәрелгән гаилә тормышы юбилярларын -  Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү чарасы сценариясен шулай ук журнал битләрендә табып була.
       Татарстан Республикасы Тукай районы үрнәгендә гаилә конфликтлары һәм гаилә таркалу сәбәпләрен ачыклау буенча язма журналның тиешле рубрикасында урын алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International