ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
        17 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район Советы һәм Башкарма комитеты тарафыннан әзерләнгән хәйрия концертында катнашты.
      “Яз. Мәхәббәт. Күгәрченнәр.” исемле театральләштерелгән музыкаль тамашада район Советы һәм Башкарма комитетының хезмәткәрләре генә түгел, бүлек җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, район башлыгы урынбасарлары башкарган җырлар, биюләр дә урын алды.
    2014 елның 17 апрелендә Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Черныш гаиләсе «алтын» юбилейларын билгеләп үтте. Виктор Павлович һәм Рауза Газизовна нәкъ 50 ел элек никахларын теркәгәннәр.
      “Алтын” юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр.
      2014 елның 16 апрелендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г. Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р. Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.
       Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия авыл җирлеге сәркатибләре катнашында чираттагы эшлекле очрашу булып узды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның беренче кварталына нәтиҗәләр ясады, ә идарәнең баш белгече Гүзәл Сәгыйтова гражданлык хәле актларын теркәгәндә авыл җирлеге сәркатипләре тарафыннан еш җибәрелә торган хаталарга анализ ясады. Әлеге эшне ул, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең тикшерүләре барышында ачыкланган мисалларга, ясалган нәтиҗәләргә таянып башкарды.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
      Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2014 елның  1 квартал нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашуда шулай ук Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан уздыралачак чаралар турында да сөйләшү булды. ГХАТ бүлеге белгече Җәмалетдинова Л.С. авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгәл үзләштерү турында аңлатма бирде.
      Агымдагы елның 16 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Ачык ишекләр көне дип исемләнгән тантаналы чара булып узды. Әлеге бәйрәмгә якын арада никахларын рәсмиләштерергә теләк белдергән яшь парлар белән берлектә шәһәребезнең төрле уку йортларының талибәләре дә чакырулы иде. Гомумән, ачык ишекләр көненә, исеме җисеменә туры килеп тора торган чара буларак, булачак кияү-кәләшләрнең әти-әниләре, туган-тумачалары да килгән иде. Никахлашырга теләк белдерүче яшь шәһәрдәшләребезнең соңгы арада борынгы ярәшү йоласы турында аеруча күп кызыксына башлауларын истә тотып, бәйрәм ярәшү йоласыннан башланып китте. 

Аларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Парлар шулай ук 10 елдан булачак “зәркән” туйларына чакыру алдылар.

 

       Укучылар тормышында гаилә нигезләре дип аталган яңа предмет барлыкка килде. Хәзерге заманда җәмгыятьнең үсеш һәм үзгәреш шартларында яшьүсмерләргә никах һәм гаилә нигезләрен күзаллауга исәпләнгән.
         2014 елның 16 апрелендә Бөгелмә шәһәренең 5 нче мәктәбендә халыкны социаль яклау идарәсе, балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлек һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең хезмәткәрләре катнашында ачык дәрес уздырылды. Бу дәрестә никахлашу, гаилә кору  һәм тормышны алып бару, гаилә таркалу проблемалары буенча фикерләр алышынды.
      Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре гомумрәсәй акциясе булган “Тоталь диктант-2014” тә катнашып, рус теле грамматикасы буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Быел әлеге акциядә 300 дән артык шәһәр катнашты. Халык арасында грамоталы, хатасыз итеп яза белүнең иң мөһим, иң кирәк сыйфатларның берсе икәнен Түбән Камада 348 кеше исбатларга тырышты. ГХАТ идарәсе белгечләренең сүзләренә караганда, диктант язу аларны, әйтерсең лә, балачакларына алып кайтып, күңел төпкеленең иң төбенә яшеренгән яшьлек хатирәләренең яңаруына сәбәпче булган. Алга таба да әлеге акциядә катнашачаклары көн кебек ачык, дип белдерде ГХАТ идарәсе белгечләре.
      15 апрель көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче Биктимировлар парын 50 еллык гаилә бәйрәме белән котладылар.
       Тәслимә Галимулловна һәм Флүр Әхмәдишович кулга кул тотынышып озак еллар мәхәббәтләрен саклап бәхетле гомер юлыннан атлыйлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International