ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Видеоконференция бүген үткәрелүче Халыкара гаилә көненә белән бәйле иде.

      Халыкара хокук ярдәме, ГХАТ органнары эшчәнлегендә хокук нормаларын куллану практикасын күрсәтүгә багышланган чарада Бахчисарай районы дәүләт администрациясе рәисе урынбасары Г.П.Пехарь һәм Бахчисарай районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Е.А.Терещенко катнашты.

      Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. эш планы белән таныштырды һәм авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгәл үзләштерү турында аңлатма бирде.

Тантананы район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы ачып җибәрде һәм алып барды. Ул алтын туйларын билгеләп үтуче парларның тормыш юллары белән таныштырды. Алар:

Тынламас авылыннан- Муллаянов Әүҗәт Әмирҗан улы хәм Муллаянова Илгизә Газизҗан кызы.

Актаныш авылыннан- Хаматнуров Минигаян Минигали улы хәм Фәрдүнә Файзрахман кызы.

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда тематик кичә үтте. Музей коллективы, районның ветераннар Советы, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган кичәдә Рәшит һәм Мәрзия Шәйхиевлар, аларның балалары, онык, оныкчыклары катнашты.

      Халыкара гаилә көне 15 майда 1994 елдан бирле бәйрәм ителә. Бу көнне күп кенә Татарстан Республикасы ГХАТ бүлекләрендә тантаналы чаралар үткәрелә: гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү, тантаналы рәвештә никах теркәүләр үткәрү, күп балалы гаиләләрне котлау, ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тантаналы рәвештә тапшыру, тантаналы төстә исем кушу. Гаилә һәм никах институтларын ныгыту һәм үстерүдә бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур.

Дөресен әйтергә кирәк, бу чара күңелләрдә бары якты хисләр генә калдырды. Барысы да мәдәният хезмәткәрләре әзерләнгәнчә, һәр гаилә хакында аерым сөйләп,экранда слайдлар күрсәтеп, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барылды. 50 ел бергә яшәгән Светлана Павловна һәм Валерий Анатольевич Муралевлар, Лев Захарович һәм Валентина Константиновна Наумовлар, 60 ел бергә гомер итуче Тамара Павловна һәм Николай Александрович Макарычевлар, 65 ел “Тимер” тйуларын билгеләп үтүче Евдокия Николаевна һәм Анатолий Николаевич Еруновлар. МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова аларны тантаналы музыка астында сәхнәгә чакырды. Өлкәннәр үз яшьләренә карамастан, бәхетле елмаеп утырды. Елена Тудимировна аларның туен гражданнар актына теркәп, имза куйдырды, МР башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
      Шушы көннәрдә “Сөембикә” журналы үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Материалларның актуальлеге, теоретик һәм практик күзлекләр аша аларны үзенә бер аерым эшкәртү тирәнлеге, журнал битләрендә чыгучы профессиональ фикерләрнең үзенчәлеге һәм төгәллеге белән һәрвакытта да аерылып торучы басманың хөрмәткә лаеклы яшен билгеләп үтүе аеруча күңелле.  Еш кына журнал битләрендә гаилә темасын чагылдыручы, ир белән хатын, бала һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр турында статьялар күрергә мөмкин. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе өчен бик мөһим. Ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
Зәй районының ГХАТ бүлегендә 15 май көнне  авыл җирлекләре белгечләре өчен консультацион-методик уку  узды. Укуның төп бурычы булып авыл җирлекләре белгечләре өчен методик ярдәм күрсәтү һәм гражданлык хәле актларын теркәгәндә очраган сорауларга җавап бирү тора.
Халыкара гаилә көне -15 майда Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике гаиләне сәламләделәр. Тантанага 55 ел бергә гомер иткән Саягфаровлар гаиләсе Гумир улы Явдат абый һәм Фасых кызы Роза апа һәм “алтын туй” юбилярлары Гайнуллиннар гаиләсе Шайхилислам кызы Нурзида апа һәм Хабибулла улы Фагим абый килделәр.
2014 нче елның 15 май  көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 8 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең белгече Лариса Гилязова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты. Зәй муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International