Халыкара гаилә көнендә Лаеш муниципаль районының Пенсия фонды һәм ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы рәвештә ана капиталы таныклыгы бирелде.Бу зур бәйрәмдә Якимовлар гаиләсе дә катнашты. Алар быел бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Шарипова Г.Х. өч яшь семьяга ана капиталы таныклыгын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Якимовлар яшь гаиләләргә үзләренең тормышлары турында сөйләделәр. Юбилярлар яшь гаиләләргә уңышлык, бәхет, сәламәтлек теләделәр.
Гаилә ул һәрберебез өчен дә сыеныр һәм таяныр урын. Фәкать гаиләдә генә тел, гореф-гадәтләр саклана, бер-береңә булган хөрмәт, мәхәббәт буыннан-буынга күчә. Әйе, Чүпрәле районында зур тормыш тәҗрибәсе туплап, ихтирамга, хөрмәткә лаеклы гаилә парларыбыз бик күп. Ул гаиләләрдә Геройларда, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бик күп шәхесләрдә тәрбияләнгән. Шундый гаиләләрнең берсе -үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Фиркат һәм Флюра Җәлаловлар. Баларында туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, туган җирнең патриотлары итеп үстергәннәр. Үзләренең Энҗе туйларын билгеләп үтүче Буркеевлар һәм Закировлар, нәкъ 30 ел элек никахларын май аенда теркәгән булганнар.
Ул көн итеп 15 май билгеләнелә. Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм “Казан” гаилә үзәгендә билгеләп узды.
Гаилә – ул безнең балаларыбыз , киләчәгебез. Аңардан да кадерлерәк нәрсә бар соң? Бәйрәм программасын Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 171 мәктәп укучылары ачып җибәрде. Алар үзләренең әдәби – музыкаль композицияләрен бүләк иттеләр. Бу очрашунын төп геройлары - Шаймардановлар гаиләсе иде. Аларнын дуртенче балалары туды. Шул хөрмәттән аларга тантаналы бала туу таныклыгы тапшырылды. Балага Кәрим дип исем кушылды.
Шулай ук ана капиталы сертификатын тапшыру өчен икенче балалары туган гаиләләр чакырылган иде. Бу чара Вахитов районының Пенсион фонды һәм “Автоградбанк” ярдәме белән оештырылды.
Борнаш авылында яшәүче Мөнир һәм Фания Хәйруллиннар, Риза һәм Зәйтүнә Гыйльметдиновлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел аңлашып, тату, матур гомер кичергән, илгә-көнгә лаек балалар үстергән парларны район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Насыйбуллина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева тәбрикләделәр һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, түбәтәй, ак шәл тапшырдылар.
Укучылар үзләре җыйган материаллардан күп кенә яңа кызыклы мәгълүмәтләр беләләр, ветераннарга кулдан килгәнчә булышалар. Шушы вакыт эчендә сугыш чоры турында күп кенә мәгълүмәтләр, истәлекләр, фотолар җыелды. Бу - безнең тарих. Безгә киләчәк тормыш бүләк иткән иптәшләрне без беркайчанда онытмаска тиеш!
Ярты гасыр элек япь-яшь Равил һәм Роза кулга – кул тотынышып зур тормышка аяк басалар. Алар иңгә-иң куеп бергә бик матур тормыш кичерәләр. Равил Гатаулла улының күп вакыты хәрби хезмәттә үтә. Ә инде Роза ханым 30 елга якын чит теллар укытучысы булып эшли.
Хәзерге көндә алар лаеклы ялда. Өч бала тәрбияләп устергәннәр, ә хәзер алты оныкка сөенәләр.Россия документын тантаналы шартларда район башлыгы Наил Зарипов үзе тапшырды.
Чарада барлык авыллардан да диярлек килгән укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Биредә, яшүсмерләргә караганда, өлкәннәр күбрәк тә дулкынланды кебек. 2013 елда районда 237 яшь кеше тәүге тапкыр Россия паспорты алган.