ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2014 ел
якшәмбе
5 нче май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа туган балаларга туу турында таныклык һәм ана(гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

17
май, 2014 ел
шимбә
2014 нче елның 16 нчы маенда Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә Халыкара Гаилә көненә багышланган “Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дигән исем астында чара уздырылды. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен 18 укучы яклады.

Һәр кешенең йорты булырга тиеш , ә ул баш өстендәге түбә генә түгел, ул шундый урын – кайда аны көтәләр,аңлыйлар, ничек бар шулай кабул итәләр, кешегә монда җылы һәм уңайлы , бу –  аның гаиләсе.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда исем кушу мәҗлесе үтте. ГХАТ исеменнән Богдариннар гаиләсенә баланың туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Габдулла Нигъмәтулла улы белән Мөршидә Гайнетдин кызы сугыш чоры балалары, икесе дә Бөек Ватан сугышы башланган елны туганнар. Балачакта сугыш чорының барлык михнәтләрен куреп ускән балалар. Ә үсеп буйга җиткәч колхозда тырыш хезмәт курсәтеп, акыллы, хезмәт сөюче балалар тәрбияләп үстергән әти-әни.
Азнакай районында Гаилә көненә багышланган күркәм бәйрәмнәр дәвам итә. Быел гаиләләре белән йөкле хатыннар чакырылды. Бәйрәм төрле бәйгеләр белән үрелеп барды.Бәйрәмне төрле республика күләмендә үткәрелгән конкурларда җингән талантлы, җыр сөюче гаиләләр башкаруындагы җырлар бизәде. Яшь гаиләләрне Азнакай районы башлыгы Шәйдуллин М.З. һәм ГХАТ отделы җитәкчесе Хәйретдинова Ә.В. котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

16
май, 2014 ел
җомга
Гаилә - ул йорт, монда һәрвакыт күңелле, ямьле, уңайлы һәм тыныч, монда һәрвакыт сине аңлыйлар һәм яклыйлар, ярдәм итәләр һәм чын күңелдән шатлыкларны уртаклашалар. Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре биш бала тәрбияләүче Симоновларның искиткеч гаиләсендә кунакта булдылар. Бу зур һәм тату гаиләнең гаилә бәхете рецепты бик гади – гаиләдә иң мөһиме: тәртип һәм бер-береңә хөрмәт. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Симоновларга олы гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
10 сыйныфларда атнага бер тапкыр гаилә тормышы алып бару буенча электив курслар үтә. Әнә шул уңайдан, Гаилә көнен истә тотып Апас урта мәктәбе укытучысы Әнисә Салаватуллина җитәкчелегендә бер төркем укучылар ГХАТ бүлегенә кунакка килделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина укучыларны эш тәртибе белән таныштырды, сорауларына җаваплар бирде.
ГХАТ бүлеге белән опека һәм попечительлек белгечләре тарафыннан үткәрелгән бу бәйрәмнең төп максаты - ятим, ата-аналар карамагыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыруның гаилә формаларын пропагандалау һәм шул балаларга үзләренең мәхәббәтен, күңел җылысын биргән ата-аналарны хөрмәтләү булды.
Һәр елны 15 майда, язның иң матур аеның  нәкъ уртасында, Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне бар дөнья  Гаиләне данлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International