ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
– Ирем Гомәр белән 10 ел гына торып калдым, сукыр кайнанамны 102 яшенә кадәр тәрбияләдем. Аның изге догалары белән менә хәзер үзем дә 90ны тутырдым, – ди Апас авылында яшәүче, өч кызы, дистәләгән оныклары шатлыгына сөенеп, алар тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүче Миңниса әби Шәрәфетдинова. Тормышның бөтен авырлыгын күргән әби бүгенге мул тормышыннан бик канәгать. Рәсәй Президентының Котлау открыткасына, район башлыгы тапшырган истәлекле бүләкләргә күз яшьләре аша рәхмәт ирештерде ул.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2014 елның 19 майда Зәй шәһәре 7 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. Яшьүсмерәргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Укучылар темаларны чагылдырган анкета сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Чара ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева һәм  “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы Юлия Комиссарова тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Гаилә ул һәрберебез өчен дә сыеныр һәм таяныр урын. Фәкать гаиләдә генә тел, гореф-гадәтләр саклана, бер-береңә булган хөрмәт, мәхәббәт буыннан-буынга күчә. Әйе, Чүпрәле районында зур тормыш тәҗрибәсе туплап, ихтирамга, хөрмәткә лаеклы гаилә парларыбыз бик күп. Ул гаиләләрдә Геройларда, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бик күп шәхесләрдә тәрбияләнгән. Шундый гаиләләрнең берсе -үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Фиркат һәм Флюра Җәлаловлар. Баларында туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, туган җирнең патриотлары итеп үстергәннәр. Үзләренең Энҗе туйларын билгеләп үтүче Буркеевлар һәм Закировлар, нәкъ 30 ел элек никахларын май аенда теркәгән булганнар.

      Бу якты дөньяга килгән көннән яныңда әти-әниең булса, аларның җылысын төеп яшәсәң, шуннан да зур бәхет юктыр бу дөньяда. Әмма мондый бәхеттән мәхрүм булган балалар да яши безнең арабызда. Гаилә көне алдыннан Минзәлә района ГХАТ бүлегендә ятим балалар укый торган мәктәпнең чыгырылыш класс укучылары белән очрашу үтте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова аларга гаилә турында, аны ничек итеп саклау турында сөйләде. Бу очрашуга опека һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә чакырылган иде. 

Быел 20 тапкыр дөньяда иң якты һәм игътибарга лаек бәйрәмнәрнең берсе булган – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. ГАИЛЭ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышанычлы һәм җан тынычлыгы таба торган урын. Гаилә - ул яраткан эшеңнән эшләп арыганнан сон, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Шушы көннәрдә Халыкара гаилә көне уңаеннан Буа драма театрында “Алтын” парлар, күп балалы гаиләләр, “Минем гаиләм – минем байлыгым!”, “Үрнәк гаилә!” номинацияләрендә катнашкан гаиләләр, ана капиталы сертификатын алучы гаиләләр, шулай ук балалары волонтерлар, актив-студентлар булган гаиләләр чакырылды.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Кукмара район Мәдәният йортында зур бәйрәм оештырылды. Җир-биюләр, котлаулар белән үрелеп барган чарада төрле номинацияләр буенча тәбрикләүләр булды.
Баулы районы “Шәфкать үзәгендә “Гаилә альбомы”  дигән чара уздырылды. Бу чарада 9 гаилә катнашты. Әниләр балалар белән берлектә “Тату гаилә” дигән тренинг уздылар, спорт ярышларында катнаштылар,  үзләрен артист итеп тә тойдылар. Очрашу ахырында чарада катнашучыларны “саклаучы” курчагын ясарга өйрәттеләр. Гаилә бәйрәме чәй өстәле артында тәмамланды.

      Әтнә муниципаль районында 19 май көнне районыбыз мәктәпләрендә укыган 14 яше тулган 22 балага паспорт тапшырылды. Әлеге чараны район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният һәм ЗАГС бүлеге оештырды. Паспортлар белән бергә балаларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.


18
май, 2014 ел
якшәмбе
Халыкара Гаилә көненә багышланган бәйрәм чараларында Ана капиталы сертификатларын тапшыруда планга кертелгән иде. Бу чара 15 май көнне район мәдәният йортында узды. Сәхнәгә чакырылган күркәм әниләр үзләренең тормыш иптәшләрен дә алып килгәннәр, һәм инде бу күренеш залда утыручы тамачыларны битараф калдырмады. Ана капиталы сертификатларын район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Фиркатович Җалалов тапшырды.

      2014 нче елның 18 май көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда беренче шәһәр күләм “Совет и любовь 2014” туй күргәзмәсе үтте. Тантаналы рәвештә күргәзмәне Яр Чаллы шәһәрең ГХАТ җитәкчесе Р.Г. Зарипова ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International