ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга

      23 май көнне ЗАГС залында алты яшь гражданга Россия паспортлары тапшырылды. Бәйрәмгә яшьләрнең әти-әниләре, классташ дуслары һәм укытучылары да чакырылды. Паспортларны эчке эшләр майоры, миграция хезмәте начальнигы Гарифуллина Лейсан Мөнәвир кызы тапшырды. Яшьләрне тормышларындагы бу истәлекле көн белән ЗАГС начальнигы Фаррахова З.М. котлады һәм бүләкләр тапшырды.

      2014 елның 23 маенда Чистай никахлашу сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.

      23 май көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче гаилә юбилярларын котладылар.


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 20 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Бүгенге көн гаиләсенә минем карашым” дигән темага муниципаль брейн-ринг уены булып узды. Уенга 2013-2014 нче уку елы дәвамында “Гаилә белеме”  электив курсын үзләштергән унынчы сыйныф укучылары чакырулы иде. Уен барышында шәһәребезнең 9,11, 22, 27 мәктәп укучылары һәм кадет интернат мәктәбендә белем алучы егетләр гаилә белеменә кагылышлы күп кенә теоретик сорауларга җавап биреп, гаиләнең социаль институт буларак мөһимлеген исбат итеп кенә калмыйча, “Семьеведение всем” дигән темага реклама проекты ясап, аны яклап чыктылар.
Буа районы мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып Семьеведение” курсын 5 нче мәктәп базасында үзләштерелү башланган иде. 10 класс укучылары ел буе зур кызыксыну белән әлеге курсларга йөрделәр.

      Халык-ара Гаилә көне уңаеннан Минзәлә шәһәрендә урнашкан спорт сараенда зур бәйрәм үткәрелде. Аның исеме дә “Әти, әни Һәм мин – спорт яратучы гаилә” дип атала иде. Бәйрәмне аэробика спорт төркеме ачып җибәрде. Чакырылган гаиләләр ярышларда катнашып үзләренең җитезлекләрен, физик яктан әзерлекләрен күрсәттеләр. Әтиләр көчләрен, әниләр талантларын, команда капитаннары җитезлекләрен күрсәттеләр. Тамаша ахырында һәр гаилә, тамашачылар һәм жюри әгъзалары күмәк биюдә катнашты.

      Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабыйның дөньяга килүе гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык иңдерә. 2014елның 22 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 500-нче баланың тууы теркәлде. Бәхетле әти-әнигә тантаналы рәвештә Гатауллин Артём Дмитрий улы исеменә туу турында таныклык һәм истәлек бүләге тапшырылды.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-корыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.  Яхшы гаилә - саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет. Пар канатлы, һәрьяктан үрнәк гаиләләрнең берсе – Алексей Егор улы һәм Люция Мөһәммәдгали кызы Семеновлар гаиләсе Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә кунакта. Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.

      Гаилә кешелекнең, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә - ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә - бәхет ачкычы. Һәм ул ачкычны кулларында нык тоткан парлар үзләрен чын бәхетле итеп тоялар. Чөнки аларның киләчәге:  балалары, оныклары нәкъ шул бәхетне күреп үсәләр, олы буын күрсәткән үрнәк алар өчен өлге. Нәкъ шундый гаиләләр Иске Кәкерле авылында Гаилә көненә багышланган бәйрәм тантанасында хөрмәтләнде. Бу парлар әле күптән түгел генә үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр, сәхнә түрендә дә алар алтын кебек балкып утырдылар. Аларны тәбрикләргә балалары, оныклары җыелган иде.

      Архангельск авыл җирлеге башлыгы Нина Анатольевна Сердюк юбилярны юбилее белән котлап бүләк тапшырды. Бүгенге көндә Елена Степановна авылның иң карт кешесе санала. Ире Василий Николаевич белән тормышнын ачысын–төчесен татыганнар. Алар сугыш беткәч Горький шәһәрендәге хәрби заводта танышалар. Гаилә корып, туган авылларына кайталар. Картлык көннәренә кадәр Василий Николаевич слесарь, Елена Степановна төрле эшләрдә эшләгәннәр. 4 бала үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International