ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2014 ел
шимбә

Владимир Николаевич гел җаваплы урыннарда эшләде. 44 ел ул Әгерҗе шәһәренә һәм Әгерҗе халыгына хезмәт итте. Тормыш иптәше – Роза Абдулловны – 28 ел Әгерҗе Сөт комбинатында баш экономист булып эшләде, һәм Профком эшен алып барды.  Бу хөрмәтле гаиләне “Тимер юлчылар кенендә” Әгерҗе муниципаль районы  Башлыгы котлады, Рәхмәт хаты һәм  истәлекле  буләкләр  тапшырды. 


1
август, 2014 ел
җомга

Бу алар өчен бик зур вакыйга булды. Бәйрәмгә яшьүсмерләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде. Егет һәм кызларга төп документны  теләкләр теләп Н.Фадеева, Р. Сафина һәм Р.Сагитов тапшырды.

Ярты гасыр элек алар язмышларын бәйләгәннәр. Шул көннән бирле бер-берсенә тугрылыклы булып матур гомер кичергәннәр. Аларнын беренче очрашулары Горький паркында була. Рафаил Ибрагим улы Казан Дәуләт Төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлап аспирантурага укырга керә. Бүгенге көндә ул – профессор, укытучы. Луиза Рафик кызы белеме буенча – химик. Ул – тормыш иптәшенә яраткан хатын, ике кызына кайгыртучан әни һәм алты оныгына яраткан дәу әни дә.

Без аларга алдагы көннардә дә гаилә учагын сүндермичә мул тормышта исән-сау гомер итүләрен телибез.

 

Бик күп яшь парлар үзләренең туй тантанасын үзенчәлекле, онытылмаслык итеп уздырырга тели. Шуңа мисал итеп 1 август көнне «Казан» Гаилә узәген чып-чын пиратлар  яулап алды. Нәкъ шушы көнне Александр һәм Екатеринанын язылышу тантанасы шул рухта узды. Алар үзләрен бер-берсен яраткан кияү һәм кәләш итеп кенә түгел, ә чын мәгънәсендә ижадый парлар итеп күрсәттеләр.

Аларнын язылышу тантанасына килган барлык дуслары,хәтта әти-әниларе узләренең образларын тудырган иде.

Без аларга киләчәктә бер-берсен хөрмәт итеп,муллыкта,тигез мәхәббәт белән яшәүләрен теләп калабыз.


31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Аның ата-аналары Азнакай башлыгы Шәйдуллин М.З. һәм Актүбә башлыгы Галеева Р.А. кулларыннан туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

      Яңа мөхәррият (2015 елның 1 гыйнварыннан):

      333.26 Маддә. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле органнар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме

1.                Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле оешмалар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә ия гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме түбәндәгечә билгеләнә:

1)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никахлашуны дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

2)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никах өзүне дәүләти теркәү өчен:

балигъ булмаган уртак балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалыгы белән никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

суд карары нигезендә никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

ир яки хатынның берсе суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип яки хокукый сәләтсез дип танылган, яки җинаять кылган өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән очракта, икенчесенең гаризасы буенча никах өзелгәндә - 350 сум;

3)               ата булуны билгеләү таныклыгын бирүне дә кертеп, ата булуны билгеләүне дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

4)               исем алмаштыру таныклыгын бирүне дә кертеп, үз эченә исем, фамилия һәм (яки) атасының исемен алган исем алмаштыруны дәүләти теркәү өчен - 1600 сум;

5)               таныклык бирүне дә кертеп, гражданлык хәле акт язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен - 650 сум;

6)               гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында кабат таныклык бирү өчен - 350 сум;

7)               гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар архивларыннан физик затларга белешмәләр бирү өчен - 200 сум.

2.         Әлеге маддә әлеге Кодексың 333.27 маддәсен исәпкә тотып

кулланыла.

      Бүген, 31 июль көнне Биектау районының ЗАГС бүлегендә Нәфис һәм Гөлнара Миннебаевларың  яңа туган сабыйлары - кызлары Әмирәне теркәү тантанасы үткәрелде. Нәфис Миннебаев 2013 елның Универсиаданың алтын медален яулаган спортсмен, көрәш спорты буенча Татарстанның һәм Россиянең чемпионы, төрле турнирларның һәм Сабантуйларының җинүчесе. 

       Миннебаевларны район башкарма комитеты җитәкченен урынбасары Люция Гобәйдуллина, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләр, һәм Нәфиснең хезмәттәшләре котлады.


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

      Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче Равия Мөхәмәтҗанова шушы көннрдә 80-яшьлек юбилее уңаеннан  котлаулар кабул итте. Равия апа күп еллар киномеханик булып эшләгән, “СССР киномотографиясенең отличныгы” күкрәк билгесенә, күп кенә грамоталарга ия. Лаеклы ялга чыгар алдыннан авыл җирлегендә бухгалтер булып хезмәт куйган. Тормыш иптәше Җиһанша абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Быел яз алтын туйларын билгеләп үттеләр. 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе 2014 нче елда туган 2014 нче сабыйга исем кушу тантанасы булып узды. Асулкаевлар гаиләсендә 4 июльдә дөньяга аваз салган кечкенә Инсафның тууына карата ГХАТ идарәсендә 2014 нче номерлы туу турында акт төзелгән. Гаиләдә икенче бала булып туган Инсафның әти-әнисен котлап Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Асулкаевларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, материаль тотрыклылык теләп истәлекле бүләк тапшырды. Исем кушу тантанасында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиалы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән һәм белем бирү комиссиясенең председатель урынбасары Ильсия Мезикова да катнашты. Ильсия ханым Асулкаевларга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Кечкенә Инсафның әби-бабалары хөрмәтенә дә  тантанада күп кенә матур теләкләр теләнде.

            Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2289 сабыйның тууы теркәлгән. Аараларында  16   пар игезәкләр дә бар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә август аенда  ел саен күзәтелә торган традицион  туйлар чоры старт алды. Рамазан белән бәйле рәвештә, июль аенда атнасына уртача 40  пар никахлашса, агымдагы атнада 60 пар кияү һәм кәләш өйләнешергә теләк белдергән. 30 июль көнне исә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Тантаналар йортында 2014 нче елның бер меңенче пары өйләнеште. 1000 нче номерлы актлар язуына Алексей Долотов белән Аксана Иноятова кулларын куеп ир белән хатын булдылар. Август аеның икенче атнасында никахлашучы парларның саны 80 гә җитсә, 30 августта билгеләнеп үтәчәк Республика көнендә тагын 14 пар никахларын рәсмиләштерәчәк.

4 гаилә катнашты- Нуриахметовлар – Данияр һәм Альфира – укытучылар.  Губайдуллинар – Фәрит һәм Зөлфира- укытучылар. Фазлеевлар-Ильнур һәм Илзира – сак хезмәткәре һәм пешекче.  Ибатуллинар- Азат һәм Фәнүсә- электрик һәм җыештыручы  Барлык гаиләләрдә дә 3 әр бала үсә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International