ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Ярминкә елдан ел күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Быел ярминкәдә 140 шәһәр, районнан 867 һөнәрче катнашты. Россиянең күп өлкәләреннән тыш, алар арасында Беларусь, Казахстан, Родос утравыннан да килгәннәр бар иде. Ярминкәгә 140 милләт кешесе килеп китте, 84 фольклор коллективы чыгыш ясады. Бу көннәрдә шәһәребез музейларында 12 меңнән артык кунак булып китте.


6
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 енче елның 6 нчы августында Мамадыш районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов булып китте.  Президент делегациясе беренчеләрдән булып “Стройсервис” җәмгыяте тарафыннан төзелгән керамик кирпич җитештерүче яңа завод ачу тантанасында катнашты.

Тантаналы ачуда шулай ук ТР премьер-министры  Илдар Халиков, төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, “Стройсервис” җәмгыяте директоры Илфат Хазиев, испан компанияләре җитәкчеләре  Францис Бальмонд, Карлос Джордж Пуджой, һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.

Президентның килүен Мамадыш спиртзаводында да зарыгып көттеләр. Ул җәмгыятнең эшчәнлеге, хезмәт шартлары белән танышты, җитештерелгән продукция  күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады.

Шулай Рөстәм Миннеханов район мәдәният йортында узган төзелеш, архитектура, торак-коммуналь министрылыгының коллегиясендә катнашты. 


5
август, 2014 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы сабыйларга матди ярдәм күрсәтә ала. Акциянең символикасы төшерелгән тартма Тантаналар йортының фойесында урнашкан. 2013 нче елда ГХАТ идарәсе белгечләре “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә канцелярия кирәк-яраклары алу өчен 10000 мең сумнан артык акча тапшырды.   

Абдуллиннар гаиләсе – күркәм,тигез,матур гаилә. Киләчәктә дә шушы тигезлекне югалтмыйча исан-сау,бәхетле тормышта яшәргә язсын аларга!!!

Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.

2014 елның 5нче августында Мөслим районында да әлеге акция кысаларында күп кенә беренче класска баручы балаларга ярдәм күрсәтелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Насифуллина Шуган урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керүче Дойников Артём Николаевичка уку кирәк-яраклары белән өр-яңа букча тапшырды.

Кадерле балалар! Сезгә белем юлында сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!

Наталия әби Романованы олуг бәйрәме белән тәбрикләп район башлыгы Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Наталия әби тормышның ачысын-төчесен күп күрә, сугыш елларында тракторда эшли, соңрак терлекчелек тармагында хезмәт куя.

– Кайда да сынатмадым, балалар да үстердем, кайгы-хәсрәтен дә күп күрдем. Бүгенге рәхәт тормышка да җитештем, – ди ул.

      2014 нче елның 05 августында «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды. 

4
август, 2014 ел
дүшәмбе

Традиция буенча тантаналы шартларда  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Равил Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырды. Евдокия Казачковага тормыш авырлыкларын шактый күрергә туры килә. Сугыш михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны күрсә дә, ул бүгенге көндә көчле рухлы булып яши. Бүген ул Нурлатта озын гомер кичерүче буларак үзенчәлекле рекорд куя. Аңа кадәр гомер озынлыгы буенча иң югары күрсәткеч 103 яшь иде.


3
август, 2014 ел
якшәмбе

      Алар 3 августта үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга дип балалары, оныклары җыелды. Нотфулла ага озак еллар күмәк хуҗалыкта агроном булып эшләде, Хания ханым – балаларга  мәктәптә белем бирде. Авылның бу мөхтәрәм кешеләрен гаилә бәйрәме белән Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гафиятуллина Р.Ш. котлады.

2014 елның 3 августында Мөслим районында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Мөслим мәйданында бай концерт программасы оештырылды. Бу айда игезәк балаларын теркәгән гаиләләр һәм алдагы көнне язылышкан парларның килүе бәйрәмгә тагын да матурлык өстәде. Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин барлык халыкны бәйрәм белән котлады һәм гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәкләр һәм район символикасы төшерелгән кепкалар тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International