Буа муниципаль район башлыгының урынбасары Валерий Егоров Югары Лащы авыл җирлеге белгече Гөлчәчәк Тухбиеваны юбилее белән котлады һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бездә барлык котлауларга кушылып коллегабызга алдагы эшендә уңышлар телибез!
Изге Валентин көне яки Барлык гашыйклар көне – 14 февральдә җиһандагы бик күп кешеләр тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү үзенчәлекле булды.
2015 елның 16 нчы февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 12 ана ия булды.
Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган егетләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Я.Шамсунова егетләргә истәлек бүләкләре һәм паспорт тапшырды.
Сатмыш авылы егете Илфир Сәлахов белән Кайбыч районы Зур Русак авылы кызы Алсинә Хөснуллинаның тантаналы төстә никахлары теркәлде. Яшь гаилә киләчәктә районда төпләнеп калырга ниятли. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.