“Гаилә, мәхәббәт һәим тугрылык” көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Чарада алтын туйларын билгеләп үтүче һәм башка күп еллар буена үрнәк тормыш алып баручы гаиләләр хөрмәтләнде.
Шушы уңайдан Теләче районы Орымширмә авылында үрнәк гаилә булып гомер кичерүче Рафаэль һәм Хаҗирә Шәйдуллиннарга ”Мәхәббәт һәм тугърылык” медале тапшырылды. 6 июль көнне әлеге гаиләгә истәлекле бүләкне муниципаль район башкарма комитеты эшләре буенча идарәчесе Ирек Һадиев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, Иске Җөри авылы җирлеге башлыгы Раил Мараков тапшырды.
Баулы районында Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган чаралар башланды. Ураза гаете көнне “Гали” мәчете алдында мөселмән гаиләләре өчен күңелле чара узды. Икейөзгә якын бала төрле ярышларда, уеннарда катнашты, аларга бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында балалар тәм-томнар тулы чәй өстәле артына җыелдылар. Шул ук көнне Баулы мөхтәсибәте вәкилләре “Гаилә” приютына барып балаларны бәйрәм белән котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мөселман халкының иң зур бәйрәмнеренең берсе – Ураза бәйрәме алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә 200-нче бала теркәлде. Бу сөенечле вакыйга Илназ Линарес улы һәм Олеся Виталий кызы гаиләсендә булды. Әти кеше эштә булу сәбәпле, яңа туган Эльвинаның берече документын – туу турындагы таныклыгын Роз дәү әнисе белән Амелия апасы килеп алды.
6нчы ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.
Озын гомер һәм хезмәт юлын үткән, тормыш сынаулары алдында югалып калмаган өлкән яшьтәге кешеләр һәр авылның яме булып торалар. Баулы районы Таллы Күл авылында яшәүче Гөлмаһира әбигә нәкъ менә шундый ихтирамга лаеклы шәхес. 40 ел хезмәт стажы булган Хезмәт ветераны Гөлмаһира әбигә 90 яшь тулды. Ул 3 бала тәрбияләп үстергән, 2 онык, 1 оныкчыгы бар. Әлеге көндә кече улы гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.
Гомеренең матур, дәртле вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Миңсылу апа сугыш елларында Әлмәт районы Урсалыбаш авылындагы “Фрунзе” колхозында эшләгән,шул ук вакытта басуда, почтада, үлчәү эшләрен дә башкарган.
Үзенең 95 яшьлек юбилеен Сая авылында яшәүче Нигъматуллина Нурикамал Низами кызы билгеләп үтте. Шушы олуг юбилее белән тыл ветеранын Биектау муниципаль район башлыгының урынбасары Ләйсан Галаутдинова, Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров, “Эмет» социаль үзәге җитәкчесе Рафис Газизов котладылар. Нурикамал апага котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Гайнуллина Хәҗирә Гайнулла кызына 2 июль көнне 90 яшь тулды. Хәҗирә Гайнуллинаның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Гайнуллина Хәҗирә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хәҗирә Гайнуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2 нче июль көнне Әтиләр Советы членнары 2 нче номерлы лицей укучылары белән ачык һавада башка ата –аналар белән берлектә уеннар уздырдылар. 2 В сыйныф укучылары бадминтон, футбол уйнадылар. Аеруча әти –әниләр белән ярышу балаларга бик ошады.Әтиләр Советы членнары Айрат Шакиров, Дамир Гибадуллин, Рөстәм Әхәтов, Александр Никифоров балаларның күңелләрен күрделәр. Җиңүчеләр грамота, татлы призлар белән бүләкләнделәр.