Мөселман халкының иң зур бәйрәмнеренең берсе – Ураза бәйрәме алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә 200-нче бала теркәлде. Бу сөенечле вакыйга Илназ Линарес улы һәм Олеся Виталий кызы гаиләсендә булды. Әти кеше эштә булу сәбәпле, яңа туган Эльвинаның берече документын – туу турындагы таныклыгын Роз дәү әнисе белән Амелия апасы килеп алды. Без Шәриповлар гаиләсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Кызларын бәхетле гаиләдә тәрбияләүләрен теләп калабыз!