2016 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча статистик отчет

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

6нчы ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда артыграк.

Нәтиҗәдә, 2016 елның 6 ае эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 4 955 актка күбрәк (27 679 туу турында һәм 22 724 үлем турында акт).

Шулай итеп, 2016 елның 6 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 27 679 туу турында акт теркәлгән, бу 2015 елның шул аралыгы күрсәткече белән чагыштырганда 243 актка күбрәк (0,9 %).

Аларның 14 257 - ир бала (51,5 %), 13 422 – кыз бала (48,5 %). Республиканың 297 гаиләсендә игезәкләр туды, ә 6 гаиләдә - өч игез балалар дөньяга килде (3се - Казанда, 1шәр Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә).

Дәүләт тарафыннан башкарылучы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар, ана (гаилә) капиталы үз нәтиҗәләрен бирә.

2016 елның 6 ае эчендә туган барлык балалар санының 11 076сы (40 %) - беренче, 12 265е (44,3 %) - икенче, 3442се (12,4 %) - өченче, 896сы (3,3 %) - дүртенче һәм аннан соң булып туган.

Балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Матвей, Егор, Максим, Камил, Самир; кыз балалар өчен – Ясминә, София, Әминә, Арина, Милана, Ралина, Виктория, Азалия, Самира, Алисә.

2016 елның I яртыеллыгында 9 656 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2015 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1 546 парга кимрәк.

2016 елның 6 аенда 6 710 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 7,1 % күбрәк.

2016 елның I яртыеллыгында 22 724 үлем турында акт теркәлгән, бу 2015 елның шул аралыгы күрсәткече белән чагыштырганда 7,1 % азрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International