Хәҗирә Гайнуллинага – 90 яшь

2016 елның 2 июле, шимбә

Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Гайнуллина Хәҗирә Гайнулла кызына 2 июль көнне 90 яшь тулды. Хәҗирә Гайнуллинаның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Гайнуллина Хәҗирә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хәҗирә Гайнуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International