Шушы уңайдан Теләче районы Орымширмә авылында үрнәк гаилә булып гомер кичерүче Рафаэль һәм Хаҗирә Шәйдуллиннарга ”Мәхәббәт һәм тугърылык” медале тапшырылды. 6 июль көнне әлеге гаиләгә истәлекле бүләкне муниципаль район башкарма комитеты эшләре буенча идарәчесе Ирек Һадиев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, Иске Җөри авылы җирлеге башлыгы Раил Мараков тапшырды.
Рафаэль абый белән Хаҗирә апа икесе дә районыбызның Орымширмә авылында туып үскәннәр. Моннан 40 ел элек, ноябрь аенда тормыш корганнар. Рафаэль абый гомер буе Муса Җәлил исемендәге хуҗалыкта хезмәт куя. Хаҗирә апа авылда китапханәдә эшли. Ул китапханәче хезмәтен башкарудан тыш, озак еллар участок сайлау комиссиясе рәисе булып эшләде.
Тигез гаилә өч кыз, бер ул үстерә. Бүген инде 4 оныклары бар. Тырыш гаиләнең бакчасында җимеш агачлары үсә, тәрәзә төбен гөлләр бизи. Мал-туарны, кош кортны да күпләп асрыйлар. - Матур гомер кичерү-нең, бәхетнең сере бер-береңне аңлап яшәүдә. Рафаэль абыең үпкә, ачу саклап йөри торган кеше булмады, - ди Хаҗирә ханым. Рафаэль абый фикеренчә, гаиләнең тынычлыгы хатын-кыз сабырлыгына, ирне ир итеп яшәүгә бәйле.