Баулы районында Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган чаралар башланды

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Баулы районында Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган чаралар башланды. Ураза гаете көнне “Гали” мәчете алдында мөселмән гаиләләре өчен күңелле чара узды. Икейөзгә якын бала төрле ярышларда, уеннарда катнашты, аларга бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында балалар тәм-томнар тулы  чәй өстәле артына җыелдылар.  Шул ук көнне Баулы мөхтәсибәте вәкилләре “Гаилә” приютына барып  балаларны бәйрәм белән котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International