Яңа Чишмә районында “Гаилә, мәхәббәт һәим тугрылык” көне

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

“Гаилә, мәхәббәт һәим тугрылык” көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Чарада алтын туйларын билгеләп үтүче һәм башка күп еллар буена үрнәк тормыш алып баручы гаиләләр хөрмәтләнде.

Залның  почетлы беренче рәтләрендә 50 һәм 55 ел бергә яшәүче Акбүре авылыннан Закировлар, Черемухово Бистәсеннән Малолетковлар гаиләләре утырды. Бәйрәмнең бизәге булып “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнүче Хорьковлар гаиләсе торды. Бәйрәмчә бизәлгән залга аларның балалары, оныклары, туганнары да килгән иде. Тату гаиләләргә котлау сүзләре белән район башлыгы В.М.Козлов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты М.Г.Хөснетдинов чыгыш ясадылар.  

Мәхәббәт һәм тугрылык Көне уңаеннан шулай ук икенче балаларын тапкан яшь әниләр дә хөрмәтләнде. Аларга тантаналы төстә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International