ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Ул яңартылган Урицкий исемендәге паркта “Мәхәббәт стенасы”.


21
август, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2016 елның 800нче нарасые тууы теркәлде. Бәхетле әти-әни сабыйларына Роман дип исем куштылар. Тәрҗемәдә исә бу исем “ныклы” дигәнне аңлата.

      Тагын бер җәйге хезмәт атнасы тәмамланып килә - кызыклы булды: Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре 170 гаиләнең тууын теркәделәр. Алар барысы да төрле, әмма һәммәсе бәхетле!

60 ел элек укылган никах чыннан да гомерле булып чыга. Сугыш кырларын әйләнеп кайткан Расыйх абый мунчали авылында туып-үскән Бибинур апаны үзенә пар итеп сайлый. Уңган-булган бу гаилә пары матур тормыш корып биш бала тәрбияләп үстерәләр.

       Тукай районы Мәләкәс авылында яшәуче гаилә – Лукьяновлар Иван Захарович һәм Фәимә Хакиевна үзләренең 50 ел бергә бәхетле гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга – алтын туйлары белән котларга Тукай районы ГХАТ бүлеге, администрация вәкилләре, балалары һәм туганнары җыелганнар иде.


20
август, 2016 ел
шимбә

      2016 елның  20 августында Алексеевск районының Базяково авылында 90 яшь тулу уңаеннан, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек ватан сугышы, күп балалы ананы – Сметанина Надежда Николай кызын котлап уздылар.

Беренче бәхетле парлар Коротаев М. Г. һәм Орлова А. А. булды. Беренче парны котларга Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Авдеев А. С., ҖЧҖ "Мир строй" җитәкчесе Ибраһимов А. Ш. килделәр.

Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Римма Абделхәй кызы белән Ингел  Зәкиулла улы Фәхретдиновлар – Чүпрәле районы Зур Чынлы авылының  ныклы гаиләләренең берсе.

2016 елның 20 август көнендә Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы парад үткәрелде.

2016 елның 20 августында Чистай никахлашу сараенда 300нче пар булып Рәис һәм Диана Сафинлар теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International