Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Римма Абделхәй кызы белән Ингел Зәкиулла улы Фәхретдиновлар – Чүпрәле районы Зур Чынлы авылының ныклы гаиләләренең берсе.
Ингел абый да, Римма апа да үзләрен бәхетле саныйлар. Кызлары Алсуга, уллары Әсхатькә ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Ингел абый белән Римма апаның ике оныгы, ике оныкчыклары бар. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып кайтып, өйне шат авазларга күмәләр. Алар шатлыкта да бер-берсенә терәк булып яшиләр. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә илле һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәп буладыр ул!