2016 елның 20 августында Алексеевск районының Базяково авылында 90 яшь тулу уңаеннан, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек ватан сугышы, күп балалы ананы – Сметанина Надежда Николай кызын котлап уздылар.
Искиткеч хатын-кыз, әни, әби, дәү әни, Надежда Николай кызы 4 нче сыйныфны тәмамлауга колхозда эшли башлый, үзенең кайгыларын һәм шатлыкларын эш белән алмаштыра ул. Аның яшьлеге куркыныч сугыш елларына туры килә.Окоп казырга, кырдан уныш жыярга, авыр эшләрне аңа уз куллары белән башкарырга туры килэ, һәрвакыт куз яшьләре белән искә ала апа. Демобилизациягә эләккән Сметанин Михаил Федор улына 1947 елда кияүгә чыга . Бергә алар 7 бала тәрбияләп устерәләр, 2 малай һәм 5 кыз. Хәзерге вакытта аның 16 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Юбилярның "Ана даны", "Ана", Җиңү Көненә бирелгән медальләре бар!
Базяково авылында кызы һәм кияве белән яши. Юбилей көнендә бәйрәм табыны артына туганнары җыелды. Матур, озак һәм бәхетле булып яшәүнең сере шунда ди юбиляр - нык һәм тату гаилә.