Әтнә муниципаль районы Ключи Сап авылында яшәүче Галиева Фәүзия Гали кызына 22 август көнне 90 яшь тулды. Фәүзия Галиеваның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны.
Танайка авылында үзенең 33 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Н.М. Костина үзенең 90 яшьлек юбилеен уздыра. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән, авыр сугыш елларын кичергән Наталья Михайловнаны район башлыгы исеменнән аппарат хезмәткәрләре кайнар котладылар.
Атна саен дүшәмбе көнне Минзәлә районында Глава җитәкчелегендә җыелыш үткәрелә. ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Куприянова утырышта катнашучыларны район буенча демографик хәл белән таныштырды, барлык җитәкчеләр берлегендә хәл ителергә тиешле сорауларны күтәрде.
2016 елнең 22 августында Буа шәһәренең, Яшьләр үзәгендә логопед, психологлар белән очрашу-әңгәмә узды. Әңгәмәдә алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Очрашуда Буа районы ГХАТ бүлеге башлыгы Эльвира Радик кызы Шагалиева, ГХАТ эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашу 2016-2017 уку елына планнар белән тәмамланды.
Арча районында олы яшьтәге, 90, 95 яшьлек туган көннәрен уздыручыларны һәрдаим котлап киләләр.
Шушы көннәрдә Кысна авылында яшәүче Гөлбаһар Сәмигуллина, Кәче авылында яшәүче Суфия Җәләева 90 яшьлек, Хәсәншәех авылында яшәүче Факия Мәгъсүмова 95 яшьлек юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.
2016 елның 20 август көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 100-е парның никахын теркәү тантанасы узды.
22 нче август көнне Яр Буе Моркваш авыл мəктəбендə “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясе уңаеннан 17 булачак беренче сыныф укучыларына уку әсбаплары белән букчалар тапшырылды.
2016 елның 22 һәм 23 нче август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең КФУ Инжиниринг үзәгендә “ Муниципаль хезмәткәрләрнең эшлекле хат язуы” семинары узды.
Ул 17 августта 3810г. Һәм 54 см. Булып туды.
2016 елның 22 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслим мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында үзәк район сырхауханәсе бинасын торгызу тәмамлануга багышланган тантанада катнашты.