Фәүзия Галиевага – 90 яшь

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Ключи Сап авылында яшәүче Галиева Фәүзия Гали кызына 22 август көнне 90 яшь тулды. Фәүзия Галиеваның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Галиева Фәүзия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фәүзия Галиеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International